Кичә районыбызда икенче тапкыр республикакүләм «ДронФест» дроннар ярышы узды
Анда Татарстанның 6 шәһәр һәм авылдан (Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай һәм Мөслим ) килгән 22 укучы көч сынады
Ярыш ике яшь категориясендә узды. Киеренке ярыш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеле булды:
«Трассаны узу» номинациясе (7-12 яшьләр арасында)
1 нче урын - Мәдияров Данис, 8 нче урта белем бирү мәктәбе (Азнакай районы);
2 нче урын - Харисов Илназ, Мәктәптән тыш эшләр үзәге (Мөслим районы);
3 нче урын - Сафин Илдан, 8 нче урта белем бирү мәктәбе (Азнакай районы);.
«Трассаны узу» номинациясе (13-17 яшьләр арасында)
1 нче урын - Кәримов Искәндәр, 16 нчы номерлы белем үзәге (Яр Чаллы шәһәре);
2 нче урын - Канзафаров Батыр, 1 нче лицей-интернат (Әлмәт шәһәре);
3 нче урын - Лошкарев Илья, Мәктәптән тыш эшләр үзәге (Мөслим районы).
Гомуми зачёт буенча
1 нче урын - 8 нче урта белем бирү мәктәбе (Азнакай районы);
2 нче урын - Мәктәптән тыш эшләр үзәге (Мөслим районы);
3 нче урын - 16 нчы номерлы белем үзәге (Яр Чаллы шәһәре).
Барлык командаларга да ярышта катнашу турында сертификат һәм истәлек сувенирлары тапшырылды. Җиңүчеләр кубоклар, медальләр, дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.
Фото – Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев