Мөслим лицеенда әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханы форматында имтихан бирде
Сынауны 50дән артык райондашыбыз тапшырды
Хәзер балалар гына түгел, әти-әниләр дә имтихан тапшыра. Шул рәвешле әти-әниләр балаларның сынау вакытында ниләр кичерүен аңларга тырышалар. Акциянең төп максаты — имтиханнар чорында чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләрен балаларына психологик ярдәм күрсәтә алуын тәэмин итү һәм аларны имтиханнар бирү барышы белән якыннан таныштыру.
Әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханы форматында математикадан имтихан тотты. Сынауны 50дән артык райондашыбыз тапшырды. Алар арасында чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре һәм җәмәгать эшлеклеләре дә бар иде. Дүрт аудиториядә узган сынауда алар тест формасындагы биремнәрне үтәде.
БДИ һәм 9 сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханнары, гадәттәгечә, лицей базасында уза. Укучылар рус теле һәм математикадан гына дәүләт имтиханын тапшыра. Моннан тыш үзләре теләгән фәннән контроль эш эшли.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев