Ручкасыз эш: бала тудыру йортында анестезиолог-реаниматологларга «РАИСа» ярдәмгә килә
Табиблар документларны кулдан тутырмый, операция һәм пациент турында җиһазларда теркәлеп бара торган белешмәләр реаль вакыт режимында системага керә
Казанның М.Н. Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең бала тудыру йортында хәзер яңа мөмкинлекләр – реанимация бүлегендә пилот проект гамәлгә ашырыла. Табиблар документларны кулдан тутырмый, операция һәм пациент турында җиһазларда теркәлеп бара торган белешмәләр реаль вакыт режимында системага керә.

Менә шушы уңайлыкларны журналистларга 7 нче шәһәр хастаханәсенең перинаталь үзәгендә күрсәттеләр. Россиядә эшләнгән «РАИСа» цифрлы системасы турында белгечләр сөйләде, яңа мөмкинлекләрне экранда да күрсәттеләр.
Нет комментариев