Татарстан яшьләре логотибы һәм гимны өчен тавыш бирү 20 ноябрьгә кадәр озайтылды
Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә
Алынган мәгълүматларга караганда, озайту турындагы карар конкурсларга зур кызыксыну һәм халыкның тавыш бирүдә актив катнашуы аркасында кабул ителгән. Бүгенге көнгә берничә мең гариза алынган.
«Татарстан яшьләренең визуаль образын һәм республика яшьләренең гимнын булдыруга конкурс зур кызыксыну уята. Без социаль челтәрләрдә актив тавыш бирүне күрәбез, инде берничә мең гариза килгән. Бу безне шатландыра. Шуның белән бергә барлык теләүчеләр дә үз тавышларын бирергә өлгермәгәнен аңлыйбыз, шуңа күрә тавыш бирүне 20 ноябрьгә кадәр озайтырга карар кылдык. Һәркемнең логотип һәм гимнның ошаган вариантын сайлау мөмкинлеге бар. Сезнең фикерегез безнең өчен бик мөһим, һәм без һәркемнең тавышын ишетергә өметләнәбез», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Тавыш бирүдә ТР Яшьләр министрлыгы ВКонтакте бергәлегендә катнашырга, ике конкурста да үзеңә ошаган эшләрне сайлап алырга мөмкин.
Логотип өчен тавыш бирү: https://vk.ru/wall-71695567_36801
Гимн өчен тавыш бирү 1 өлеш: https://vk.ru/wall-71695567_36600
Гимн өчен тавыш бирү 2 өлеш: https://vk.ru/wall-71695567_36601
Гимн өчен тавыш бирү 3 өлеш: https://vk.ru/wall-71695567_36602
Нәтиҗәләр республиканың актив яшьләрен берләштерәчәк «Безнең Татарстан» форумында ясалачак.
Конкурслар Татарстан яшьләренең таныла торган визуаль образын формалаштыруга һәм аларның кыйммәтләрен һәм омтылышларын чагылдыра торган гимн булдыруга юнәлдерелгән. Яшьләр инициативаларына ярдәм итү һәм яшьләрне төбәкнең иҗтимагый һәм иҗади тормышына җәлеп итү «яшьләр һәм балалар»милли проекты бурычларына туры килә.
Нет комментариев