Татарстанда ноябрьдә хезмәт хакы кемнәргә вакытыннан алда түләнәчәге билгеле
Әлеге чараның кемнәргә кагылачагы турында тулырак – «Татар-информ» күзәтүендә
Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре октябрь өчен хезмәт хакын тиешле вакытыннан алдарак алачак. Бу Халыклар бердәмлеге көнен һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итү белән бәйле. Әлеге чараның кемнәргә кагылачагы турында тулырак – «Татар-информ» күзәтүендә.
Бу атнада татарстанлылар берьюлы ике бәйрәмне билгеләп үтә – 4 һәм 6 ноябрь – бу көннәр эшләми торган бәйрәм көннәре санала. Шуңа бәйле рәвештә, гадәттә айның 4нче көнендә хезмәт хакы ала торган кешеләргә ул 3 ноябрьдә үк күчереләчәк.
Моннан тыш, хезмәт хакын айның 6, 7 яки 8нче көннәрендә ала торган татарстанлыларга ноябрьдә аны 5 ноябрьдә түләячәкләр. Вакытыннан алда түләү аның күләменә берничек тә йогынты ясамаячак.
Искәртеп үтәбез, ике бәйрәмнән тыш, Татарстанда бу атнада ике эш көне – 3 һәм 5 ноябрь – берәр сәгатькә кыскарак була.
Нет комментариев