Техника – ышанычлы кулларда
“Намус” агрофирмасының баш инженеры Марс Мөхәммәтов хуҗалыкны тонуста тота
Марс Мөхәммәтов – Мөслим егете. Мөслим һөнәр училищесында укып, тракторчы-машинист белгечлеген үзләштерә. Алабуга дәүләт педагогия университетының технология-икътисад факультетын тәмамлагач, 2017 елдан “Намус” агрофирмасында инженер-технолог булып эшли башлый. 2022 елдан бирле ул агрофирманың баш инженеры вазыйфаларын башкара.
Хезмәт юлын ул гади бурычлардан башлаган: паркның техник торышын контрольдә тота, хезмәт күрсәтү графикларын эшли, запас частьларга бәйле мәсьәләләрне хәл итә.
– Еллар узу белән Марс Мөхәммәтовның җаваплылыгы үсте, бүген ул инженерлык хезмәтенең төп юнәлешләре белән җитәкчелек итә. Барлык техник мәсьәләләр дә – аның җаваплылыгында. Ул чәчүлекләрнең һәм туфракның торышын мониторинглау системаларын куллануны активлаштыра, уңышны фаразлау өчен датчиклар һәм төрле программалар куллана. Техника паркын яңарту проектларын да ул җитәкли. Марс Мөхәммәтовның төп бурычы – техниканы төзәтү генә түгел, ә бу эшне акыл белән уйлап башкару. Ул техникага профилактик хезмәт күрсәтүгә, яшь белгечләрне укытуга һәм технологияләрне районның туфрак-климат шартларына яраклаштыруга басым ясый. Мондый алым ярдәмендә агрофирма тотрыклы рәвештә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, – ди “Намус” агрофирмасы җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов.
Марс – алыштыргысыз белгечләрнең берсе. Ул катлаулы авыл хуҗалыгы техникасының өзлексез эшләвен тәэмин итә. Хезмәттәшләре аны “бөтен җитештерү чылбырын бәйләүче звено” дип атый. Ул көн саен механиклар, тракторчылар һәм комбайнчылар эшен координацияли: алар белән бергә техниканың кырга чыгуга әзерлеген, ватылу сәбәпләрен тикшерә һәм ремонт планын билгели. Аның тырышлыгы белән агрофирмада эш процессларын оптимальләштерүгә һәм уңышны арттыруга ирешкәннәр.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 30 октябрь саныннан укыгыз.
Фото – М.Мөхәммәтовның шәхси архивыннан.
Нет комментариев