Кичә Мөслим гимназиясендә район методик семинар узды
Мәгариф

Кичә Мөслим гимназиясендә район методик семинар узды

Семинар түгәрәк өстәл форматында - тәҗрибә уртаклашу рәвешендә үтте

Кичә Мөслим гимназиясе базасында инглиз теле укытучыларының "Инглиз теле уку процессы сыйфатын яхшыртуның эффектив стратегияләре" дигән район методик семинары узды.

Семинар түгәрәк өстәл форматында - тәҗрибә уртаклашу рәвешендә үтте. Мөслим лицее укытучылары Эльвира Гатиатуллина һәм Лилия Нуриева актуаль темаларга чыгыш ясадылар: "Башлангыч мәктәпнең сәләтле балалары белән эшләү. Олимпиадаларга әзерләү", "Инглиз теле буенча БДИ - 2026. Авыр биремнәр һәм ресурслар".


Фото – Мөслим лицееннан. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев