Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Мәгариф

Кичә «Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә» өченче ел рәттән робототехника буенча республикакүләм «РобоКвест» ярышы узды

Квестта Татарстанның 9 районыннан килгән 58 укучы көч сынады

Ярышлар башлаганчы катнашучыларны Мөслим муниципаль районы мәгариф идарәсе начальнигының урынбасары Фаттахов Расыл Кирам улы сәламләде. Квест шартлары буенча һәр катнашучы үз роботларын төзеп килде. Ярыш 6 номинациядә узды.

Киеренке ярыш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеле булды:
“Дистанцион рәвештә йорүче роботлар” категориясе:

«Сумо» номинациясе
1 нче урын - Лошкарев Илья, Мөслим районы;
2 нче урын - Ибрагимов Амир, Азнакай районы;
3 нче урын - Гринев Ярослав, Лениногорск районы.

«Собери мячи» номинациясе 
1 нче урын - Хафизов Аяз, Азнакай районы;
2 нче урын - Ситдиков Камиль, Мөслим районы;
3 нче урын - Мунасыпов Адель, Арча районы.

«Лабиринт» номинациясе
1 нче урын - Халилов Булат, Арча районы;
2 нче урын - Каюмов Наиль, Мөслим районы;
3 нче урын - Егоров Артур, Лениногорск районы.

“Автоном роботлар” категориясе:
«Инверс линиясе» номинациясе
1 нче урын - Харисов Ильназ, Мөслим районы;
2 нче урын - Еферов Семён, Чирмешән районы;
3 нче урын - Сабиров Самир, Актаныш районы.

«Шорт-Трек» номинациясе
1 нче урын - Сафин Альберт, Яр Чаллы шәһәре;
2 нче урын - Сираева Ралина, Мөслим районы;
3 нче урын - Ореховский Руслан, Чирмешән районы.

Гомуми нәтижә:
1 нче урын – Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Офык» командасы, Мөслим районы;
2 нче урын - Яр Чаллы шәһәре «5 нче балалар техник иҗат үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль автономияле учреждениесе;
3 нче урын – «Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе», Арча районы.

Барлык командаларга да ярышта катнашу турында сертификат һәм истәлек сувенирлары тапшырылды. Җиңүчеләр кубоклар, медальләр, дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.

Фото – Мәктәптән тыш эшләр үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев