Кичә Казан шәһәрендә «Без бергә» балалар иҗаты фестиваленең йомгаклау этабы узды
Мәгариф

Кичә Казан шәһәрендә «Без бергә» балалар иҗаты фестиваленең йомгаклау этабы узды

Әлеге фестивальдә Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең «Асылташ» балалар театры лауреат булды һәм 1 нче урынны яулады!

 

"Әлеге җиңү – театрыбызның җитәкчесе Синара Яббарова һәм, әлбәттә инде, талантлы балаларыбызның уртак хезмәте нәтиҗәсе. Без "Асылташ" театры коллективын чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез! Киләчәктә дә "Асылташ" театры безне үзенең искиткеч спектакльләре белән сөендерер дип ышанабыз", - дип хәбәр итә Мөслим урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшан Мәүлиева.

 

Фото - Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев