Казан шәһәрендә «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты узды
Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең вокал-хор бүлеге укучысы Айсылу Гәрәева дә катнашты
Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең вокал-хор бүлеге укучысы Айсылу Гәрәева (җитәкчесе — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Йосыпова) дәрәҗәле фестивальнең «Иң яхшы җыр тексты» номинациясендә 2 нче урын яулады.
"Гади башкаручы гына түгел, ә үз сүзенең (һәм көенең) авторы булу — бу аерым бер сәләт һәм зур кыюлык. Синең талантың шундый масштаблы бәйгедә югары бәя алуы белән без чын күңелдән горурланабыз. Бу — синең акылың, йөрәгең һәм, әлбәттә, Гөлназ Моряковнаның сизгер остазлыгы нәтиҗәсе булган лаеклы җиңү. Чын күңелдән сиңа, Айсылу, бетмәс-төкәнмәс илһам һәм яңа рифмалар телибез! Язган һәр сүзең тыңлаучыларның күңеленә барып ирешсен, ә илһам чишмәсе беркайчан да саекмасын. Алга — яңа иҗат биеклекләренә!" - дип язалар Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев