Яңа уку елына старт бирелде
Район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтте
Киңәшмәнең темасы “Мәгарифне үстерү стратегиясе: заманча мәсьәләләр һәм тактик чишелешләр” дип билгеләнгән иде.
Узган уку елында район мәктәпләрендә 2115 укучы белем һәм тәрбия алган. Белем бирү сыйфаты – 52 процент, өлгереш – 99 процент. Укучыларның белем дәрәҗәсен бәяләүче критерийларның берсе – дәүләт имтиханнары. Бердәм дәүләт имтиханнарында 23 чыгарылыш сыйныф укучысы 41 югары нәтиҗә күрсәткән. 13 укучы ике-өч фәннән югары баллар җыйган. Укучылар фән бәйгеләрендә дә сынатмаган.
– Районыбыз укучылары Россиякүләм фән бәйгеләренең региональ этабында 25 призлы урын яулады, республика этабында 4 җиңүче, 62 призерыбыз бар. Татар теленнән XII халыкара олимпиадада бер җиңүче, өч призер булды, рус теленнән халыкара олимпиадада бер призлы урын алдык. Олимпиада юнәлешендә Мөслим гимназиясе һәм лицей, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе нәтиҗәле эшли, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, 2024-25 уку елы нәтиҗәләренә анализ ясап.
Балалар саны елдан-ел кими. Шул сәбәпле мәгариф оешмаларын саклап калу кискенләшә. Районда бер педагогка уртача 6,5 бала туры килә, республикада бу сан – 16. Шул ук вакытта мәктәпләрдә укытучылар җитми. Быел районга нибары ике яшь белгеч кайткан, ә лаеклы ялга китүчеләр саны – 20. Район мәктәпләрендә пенсия яшендәге 23 мөгаллим эшли. Бүген районга математика, география, рус теле, физика, информатика, химия, биология, тарих һәм җәмгыять белеме, технология укытучылары җитми. Яшь белгечләрне кызыксындыру максатында, узган уку елыннан башлап, яшь укытучыларга өч ел дәвамында 100әр мең сум күләмендә акчалата ярдәм бирелә башлады. Былтыр бу мөмкинлеккә ике яшь белгеч ия булса, быел тагын ике мөгаллим акчалата ярдәм алачак.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова да белгечләргә кытлык мәсьәләсен хәл итүгә бәйле сөенечле хәбәрен җиткерде.
– ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының яшь белгечләргә ай саен 10ар мең сум күләмендә өстәмә ярдәм күрсәтү (моңа кадәр 2510 сум иде), торак арендасына 20 мең сумга кадәр компенсация, торак булдыруга 1 млн сумлык сертификат бирү инициативалары Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан хуплау тапты. “Яшь мөгаллим” гранты 200 кешедән 500гә кадәр җиткерелде. Өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен дә шундый ук грантлар булдырылачак. Әлеге грантлар яшь белгечләргә ихтыяҗны канәгатьләндерергә мөмкинлек бирер, дип ышанабыз, – диде Алсу Шәрипова.
Киңәшмәдә дәүләт имтиханнарында югары күрсәткечләр биргән 20 укытучы район башлыгының премияләре белән бүләкләнде. Алар арасында Мөслим урта мәктәбе, лицей, гимназия һәм Күбәк урта мәктәбе укытучылары бар.
– Бүген мәктәпләрдә төрле юнәлештәге сыйныфлар эшли: педагогик, энергетик, медицина класслары, агросыйныф. Быел медицина сыйныфын тәмамлаган 9 укучының җидесе медицина университетларына укырга кергән. Әлеге уку йортларында конкурс зур, анда акча түләп тә укырга керү авыр. Ә безнең балалар үз белеме белән укырга кергән! Әлеге сыйныф ике ел элек эшли башлады һәм анда укытучыларның, мәктәп директорының зур хезмәте кергән, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, мәгариф хезмәткәрләренең уңышлары белән горурлануын белдереп.
Август киңәшмәсе, гадәттәгечә, бүләкләргә бай булды. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә зур өлеш керткән мәгариф хезмәткәрләре Россия һәм Татарстан мәгариф министрлыкларының төрле дәрәҗәдәге бүләкләрен, район башлыгының һәм мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарын алды. Мәдәният йорты фойесында балалар бакчаларының һәм район методик берләшмәләренең эшчәнлеген яктыртучы күргәзмә эшләде.
Римма Афзалова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев