Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа уку елы үзгәрешләргә бай булачак

Бу атнада мәгариф хезмәткәрләре традицион август киңәшмәсенә җыелды

Киңәшмә “Мөслим районы мәгарифе: сыйфатлы күрсәткечләр, стратегик ориентир, төп бурычлар” исеме астында үтте. Киңәшмә эшендә район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Айгөл Кашапова катнашты.

Кунаклар иң элек мөслимлеләрнең мәгариф өлкәсендәге уңышларына багышланган күргәзмәне карады. Анда алдынгы укытучылар эшчәнлегенә, педагоглар династиясенә багышланган Остазлар аллеясы эшләде, мәгариф оешмаларының профиль юнәлешендә эшчәнлеге, үзара дәвамчанлык чагылыш тапты. Электрон белем бирүнең яңа системасы укытучы, бала һәм әни исеменнән тәкъдим ителде. Күргәзмә һәркемдә зур кызыксыну һәм соклану уятты.

Киңәшмәнең пленар өлеше видеорежимда РФ мәгариф һәм фән министры Сергей Кравцов тәбрикләве белән башланды. Министр мәгариф хезмәткәрләренә балаларга белем һәм тәрбия бирүдә куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм бурычлар да куйды.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 23 август санында укыгыз.

Римма Афзалова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев