Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Яңа мөмкинлекләр ачыла

Политехник техникумда “Профессионалитет” проекты гамәлгә ашырыла.

“Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында эшләүче “Профессионалитет” федераль проекты яшьләргә яңа мөмкинлекләр ача.

Мөслим политехник техникумында 200 укучы белем ала.

– “Профессионалитет” федераль проекты нигезендә “Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатация-ләү” төркемендә бүген 50 укучы белем ала. Проектның максаты – белем бирү процессын заман таләпләренә туры китереп оештыру, мөмкин булган кадәр практикага якынайту, уку вакытын оптимальләштерү һәм студентларны хуҗалыкларга эшкә урнаштыру, – ди Мөслим политехник техникумы директоры урынбасары Рәзил Ханов.

Техникум базасында дүрт заманча эш зонасы булдырылган. Машина-трактор паркын эксплуатацияләү юнәлешендә белем бирү өчен 100 миллион сумлык техника кайткан. Моннан тыш, югары басымлы ягулык насослары аппаратларын ремонтлау һәм диагностика үткәрү өчен махсус мәйданчыклар җиһазландырылган.

– Студентлар дәресләрдә техника ремонтлау серләрен үзләштерә. Моның өчен ике виртуаль тренажер урнаштырылды. Машина коробкаларын ремонтлау буенча махсус цех эшли. Әлеге мөмкинлекләр студентларга теоретик белемне гамәли күнекмәләр белән ныгытырга, киләчәктә хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле белгеч булып формалашырга ярдәм итә. Мөслим политехник техникумы районда әлеге проектны тормышка ашыручы база булып исәпләнә, –  ди техникум директоры Илнар Миргалимов.

Политехник техникум укучыларны 9 сыйныфтан соң кабул итә. Егет-кызлар укыганда ук эшле була. Бик күп егетләр практика узган оешма-пред-приятиеләрдә эшкә урнаша. “Агромастер” җитештерү компаниясе, “Август-Мөслим” агрофирмасы укучыларны үзләренә эшкә көтә.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 17 апрель саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев