«Экобум» акциясе дәвам итә
Мәгариф

«Экобум» акциясе дәвам итә

Мөслим лицее 860 кг макулатура җыйган

Мәктәпләрдә ел дәвамында макулатура җыеп тапшыру акциясе дәвам итә. Мөслим лицееның 6 А сыйныфы укучылары да "Экобум" акциясендә катнашты. Чара барышында лицейлылар 860 килограмм макулатура җыйды. Җыелган макулатура ярдәмендә 10 данә имән агачы коткарылды дип исәпләргә була. Ник дигәндә, һәр 100 килограмм кәгазь бер агачны саклап калырга ярдәм итә. 

Фото – Мөслим лицее архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев