Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручылар беренче нәтиҗәләрне ала башлады

Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручылар беренче нәтиҗәләрне ала башлады

1 июньдә бердәм дәүләт имтиханын тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары беренче нәтиҗәләрне ала башлады. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза РИА Новости. Россиянең 89 субъектында, шулай ук 49 илнең мәгариф оешмаларында тарих, әдәбият һәм химия буенча имтихан тапшырган катнашучылар ничә балл җыюларын белде. Бу фәннәр буенча БДИда катнашучыларның гомуми саны 231 895 кеше тәшкил итте.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, дәүләт йомгаклау аттестациясе системасы ышанычлы, өзеклекләрсез эшли. Аның сүзләренчә, нәтиҗә белән канәгать булмаганнарның апелляция бирү хокукы бар – ведомство һәр мөрәҗәгать объектив каралачагын гарантияли.

Мәгариф министрлыгында алдагы нәтиҗәләрне рус теленнән БДИ тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары алачак, дип өстәделәр.

Чыганак: Татар-информ

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев