Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Белем көне белән!

1 сентябрь – Белем көне уңаеннан район мәктәпләрендә тантаналы линейкалар үтте

 

Тантаналы чараларга Мөслим лицее старт бирде. Белем көне әтиләр һәм беренче сыйныфка керүче балаларның үзенчәлекле флешмобы белән башланды. Лицейның 1 сыйныфына быел 39 бала килде. Мәктәптә барлыгы 595 укучы белем алачак. Район башлыгы Альберт Хуҗин балаларга тәбрикләүләрен җиткергәннән соң, Татарстан Республикасы Рәисе, хөкүмәте исеменнән ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Боһанов республика җитәкчелегенең котлауларын тапшырды.

Укучылар мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллинаның да теләкләрен кабул иттеләр. Районыбызның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин балаларны тырышып укырга, гыйлем алырга чакырды.

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә быел 470 укучы белем алачак. Шуларның 43е – 1 сыйныф укучылары. Укучыларны Төлке белән Куян сәламләде. Мәктәп кадрлар белән 100% тәэмин ителгән.

Мөслим гимназиясендә быел 555 укучы белем алачак. 1 класска килүчеләр – 60 бала. Мәктәп укучылары югары сыйныфларда медицина профиле буенча белем алулары белән чын мәгънәсендә горурланалар. 9нчы сыйныфта быел медицина юнәлешендә профиль алды сыйныфы ачканнар. "Физмат-прорыв" проекты җиңүчесе буларак, Мөслим гимназиясендә быел физика-математика юнәлешендә дә профильле белем бирелә башлаячак.

Химия һәм биология фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган абый-апаларының исемнәрен укучылар яттан беләләр. Нәниләр бәйрәм чарасында район башлыгының "температурасын да үлчәп карадылар", авырмавын теләделәр. Шулай шаярып-көлеп башланган бәйрәм күтәренке рухта дәвам итте.

Белем бәйрәме Мөслим политехник техникумында да тантаналы шартларда узды. Чараның волонтер Рүзәл Минһаҗев шигыре белән башлануы очраклы булмады. Район башлыгы Альберт Хуҗин һөнәри белем алучы укучыларның махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә зур ярдәм күрсәтүен, хезмәт практикасын да Россиянең көчле авыл хуҗалыгы предприятиеләре – “Август-Мөслим” агрофирмасы һәм “Агромастер” җитештерү компаниясендә узуларының бик нәтиҗәле булуын билгеләп үтте.

Районыбызның барлык мәктәпләрендә Белем бәйрәме оешкан төстә үтте. Аларның һәрберсендә район вәкилләре, җирлек җитәкчеләре, ветеран укытучылары катнашты.

Белем көне уңаеннан бәйрәм чаралары көне буена сузыла. Кичке якта “Курай” паркында сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар өчен дә бәйрәм оештырылачак.

Гөлназ Җәлилова репортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев