Балалар бакчалары тәҗрибә уртаклашты!
Мөслимгә Питрәч районыннан балалар бакчалары хезмәткәрләре килде
7 апрель көнне Мөслимгә Питрәч районыннан балалар бакчалары хезмәткәрләре килде Мөслимнең «Күбәләк», «Карлыгач», «Кояшкай» балалар бакчалары билингваль белем бирү буенча үз эш тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Кунаклар:
- эшчәнлекнең системалы оештырылуын
- ресурслар белән тәэмин ителешне
- эш формаларының төрлелеген һәм креативлыгын
- балалар һәм педагогларның нәтиҗәлелеген
- ата-аналар белән эшләүнең нәтиҗәле алымнарын югары бәяләде
"Очрашу ахырында кунаклар җылы кабул итү өчен рәхмәт белдерде һәм безнең тәҗрибәне үз эшләрендә кулланачакларын билгеләп үтте.
Без дә хезмәттәшләр белән белем һәм тәҗрибә уртаклашуга бик шат булдык. Алда — яңа идеяләр, үсеш һәм уртак уңышлар!" - дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән.
Фотолар - район мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев