Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Мәгариф

Автотранспорт белән идарә итүчеләр саны арта бара

Ир-атлар һәм хатын-кызлар белән беррәттән яшьләр дә техника белән идарә итә

10 апрель көнне Мөслимнең ДОСААФ автомәктәбе базасында яшүсмерләр арасында автомногоборье буенча районкүләм ярышлар үткәрелде.

Машина руле артына 18 яшьтән генә утырырга яраса да, мәктәп укучылары өлкән сыйныфларда укыганда ук машина йөртү теориясен үзләштерә башлый.

Практиканы алар инструкторлар җитәкчелегендә көндәлек тормышта да куллана. ДОСААФ базасында узган бәйгедә автомәктәптә белем алучы укучылар катнашты.

Жюри карары нигезендә 1 урынга Мөслим политехник техникумы студенты Ислам Садриев лаек булды. 2 урында – Мөслим урта мәктәбе укучысы Динә Баһауова. Алмаз Хаҗиев өченче урынга лаек булды.

Җиңүчеләргә һәм бәйгедә катнашучыларга “Юл иминлеге” ДБУнең истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Лилия Шәймиева фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев