Ата-аналар комитетлары рәисләре җыелышы
Мәгариф

Ата-аналар комитетлары рәисләре җыелышы

Чаллы шәһәрендә оештырылган ата-аналар комитетлары рәисләре җыелышында район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.

- Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараеның концерт залында ата-аналар комитетлары рәисләренең җыелышы узды.  Җыелышта район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты. Көн тәртибенә балалар иминлеге һәм хокук бозуларны профилактикалау, мәктәп укучыларының туклануы һәм ата-аналар университеты эше темалары кергән иде, - дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән.

Фото - мәгариф идарәсе архивыннан

 

 


Нет комментариев