«Асылташ» коллективы — «Сәйяр» фестивале җиңүчесе
Театр сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителгән чыгыш жюри тарафыннан да югары бәяләнде
Мөслим районы өчен куанычлы хәбәр: Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә эшләп килүче «Асылташ» балалар театр коллективы XIII республикакүләм «Сәйяр» фестивалендә зур уңышка иреште. Коллектив фестивальдә 1 урынны яулап, 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Әлеге җиңү — коллективның күпьеллык хезмәте, иҗатка тугрылыгы һәм сәхнә сәнгатенә булган мәхәббәте нәтиҗәсе. Театр сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителгән чыгыш жюри тарафыннан да югары бәяләнде.
Коллектив җитәкчесе Синара Яббарованың һөнәри осталыгы, сабырлыгы һәм һәр катнашучының сәләтен ачып бирә белүе аеруча билгеләп үтелә. Нәкъ менә уртак тырышлык һәм бердәмлек «Асылташ»ка республика күләмендә зур җиңү китерде.
«Асылташ» коллективын һәм аның җитәкчесен әлеге әһәмиятле казаныш белән тәбрик итәбез! Аларга киләчәктә дә яңадан-яңа иҗади үрләр, көчле алкышлар һәм илһам чыганагы бетмәвен телибез.
Фото – Мөслим урта мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев