Әлмәттә «Сандугач сайрар илем» республика конкурсының финал туры узды
Мәгариф

Әлмәттә «Сандугач сайрар илем» республика конкурсының финал туры узды

Мөслимнән анда «Чулпы» ансамбле катнашты

5 февраль көнне Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда «Сандугач сайрар илем» республика конкурсының финал туры узды.

«Вокал. Ансамбльләр» номинациясендә Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең «Чулпы» вокаль ансамбле (җитәкчеләре — Мөршидә Әхмәтҗанова, Гүзәл Галиева) уңышлы чыгыш ясады.

Нәтиҗәдә ансамбль конкурсның дипломанты исеменә лаек булды!

«Чулпы» коллективына киләчәктә дә иҗади уңышлар, зур сәхнәләр һәм яңа җиңүләр телибез!

Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.


Нет комментариев