Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыгыз!

Таныш булыйк!

Операция шәфкать туташларын юкка гына “хастаханәнең элитасы” дип атамыйлардыр. Мөслим кызы Гөлнара Ишматова шундый җаваплы вазыйфаны башкара.

1995 елны “Шәфкать туташы эше” белгечлеге буенча Әлмәт медицина училищесын тәмамлап, туган авылына эшкә кайта ул. 30 елга якын район хастаханәсенең хирургия бүлегендә намуслы хезмәт куя.
– Хастаханәнең операцион блогындагы шәфкать туташына зур вазыйфалар йөкләнә. Ул операция өстәле янындагы табибларга ярдәм итәргә, операциягә беренче булып килергә һәм иң соңыннан китәргә тиеш. Гөлнара эшләү дәверендә 200дән артык операциядә катнашты, – ди баш табиб Дамир Сөләйманов.
– Кечкенәдән табиб булырга хыялландым. Мөслимгә эшкә кайткач, хирургия бүлегендәге тынгысыз эш бөтен күңелемне биләп алды. Озак еллар төнге сменада эшләдем. Өйгә кайткач та авыруларны уйлап, хәлләре ничек микән дип борчылып йөри идем, – дип сөйли Гөлнара Ишматова.

Лилия Шәймиева

Фото – Г.Ишматованың шәхси архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 15 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев