Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыгыз!

Таныш булыйк!

Илмира Гайфиеваны авырып, хастаханә юлын таптаучылар, якыннары авыр хәлдә булганнар игътибарлы, кеше хәленә керә белүче ярдәмчел кеше буларак характерлый.

— Җәйге каникулларда даруханәдә санитарка булып эшләү сәбәп булдымы, мәктәпне тәмамлау белән фармацевтика училищесына юл тоттым. Училищены тәмамлагач, 1 ел Казанда эшләдем. 1988 елда Мөслимгә кайттым. Мәктәп елларында хезмәт чыныгуы үткән даруханәгә эшкә кердем. Остазларым Земфира Юлдашева, Мәүлиха Мәҗитова, Зәбидә Суфиянова үз кызлары кебек күреп, эш тәртибенә өйрәттеләр. Яшь чакта туры юл күрсәтүче, кирәк чакта киңәш бирүче тәҗрибәле өлкәннәрнең янәшәдә булуы мөһим, — ди Ильмира апа, яшьлек елларын искә алып.
Илмира апа эшли башлаган чорда даруларны фармацевтлар үзләре ясаган. Хәзер андый даруханәләр юк диярлек. «Ул чорда дару составы, һәр компонентның төзелеше катгый контрольдә булды», — ди Илмира апа.
— Илмира Гайфиева, сайлаган һөнәренә тугры калып, 35 ел намуслы хезмәт куя. Бүгенге көндә аңа хастаханәдә дәваланучыларны дарулар белән тәэмин итү бурычы йөкләнгән. Клиентлар тәкъдиме дә ихтыяҗ тудыра, шуңа ассортимент та яңартылып тора, дарулар заказ буенча да кайта, — ди баш табиб Дамир Сөләйманов.
Озак еллар намуслы хезмәте өчен И. Гайфиева район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Илмира апа тормыш иптәше Әслах абый белән ике кыз үстергәннәр. Олы кызлары, әнисе юлын сайлап, табиб һөнәрен үзләштергән.

Фото – И.Гайфиеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев