Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Табигать һәм без

Урманнарны саклыйк!

Бу атнада Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Урман байлыкларын саклауга багышланган бәйрәмнең бу чорда узуы очраклы түгел. Сентябрь уртасы Россиянең күпчелек өлешләрендә агач утырту өчен иң кулай вакыт санала. Яңа Усы урманчылыгы да бу көннәрдә Торыш һәм Иске Карамалы урманнарында чыршы үсентеләре утыртты.

– Быел урманда эш күп булды. 12 гектарда – яшь үсентеләр, 50 гектар мәйданда посадкаларга чыршылар өстәп утыртылды. Алар безнең питомникта үстерелә. 50 килограммнан артык каен орлыгы җыйдык. Аны Усы питомнигына чәчәбез. 1 тонна нарат күркәсе җыясыбыз бар. Чималны Минзәлә урманчылыгына киптерергә җибәрәбез. Күркәләр махсус температурада киптерелеп, әзер орлык Яңа Усы питомнигына кайтарыла. Үсенте агач булганчы биш ел вакыт уза. 1 тонна нарат күркәсеннән нибары 1 процент орлык чыга, – ди Усы урманчылыгы җитәкчесе Ринат Гыймранов.

Яңа Усы урманчылыгының Яңа Усы, Иске Чакмак, Смыловка, Тат. Смыловка, Иске Смыловка, Островка, Горбуновка, Баек, Дусай, Сәфәр, Түреш, Торыш, Ольгино урманнарында 12470 гектар җир биләмәсе бар. Быел, эрозияне киметү өчен, 8 гектар мәйданда чокырларга һәм ерынтыларга наратлар утыртканнар. 

Табигатькә гашыйк Ринат Гыймранов 40 елга якын урманчы булып эшли. Лубян урман-техника техникумын тәмалагач, аны юллама белән Нурлат районына эшкә җибәрәләр. 4 елдан соң ул Усыга кайта. Быел Усы урманчылында хезмәт куюына 35 ел булган. 

– 5 гектар мәйданда сынган, корыган агачларны җыештырдык. 16 гектар мәйданда яшь посадкаларны чистарттык. Үсеп киткән посадкаларда 22 гектарда шундый ук санитар чистарту эшләре башкарылды. Безнең урманнарда күбрәк юкә агачы үсә, аннары – имән, нарат. Усак, каен агачлары урманчылык биләмәләрендә әзрәк. Урманнарны саклауга һәр кеше җаваплы карасын, артыннан җыештырырга өйрәнсен иде, – ди Ринат Гыймранов. 

Фото – Р. Гыймрановның шәхси архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев