Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Трассаларда сак йөрегез!

Урман яны трассалары еш кына пошиларның яшәү тирәлеге аша уза, аларның миграция сукмакларын кисеп үтә.

Соңгы арада мәгълүмат чараларында “Трассада пошилар йөри”, “Аю катнашында юл һәлакәте булды” кебек хәбәрләр еш күренә. Хайваннарның автомобиль юлында йөрүе кешеләргә дә, җәнлекләрнең исәнлеге өчен дә куркыныч тудыра.

Урман яны трассалары еш кына пошиларның яшәү тирәлеге аша уза, аларның миграция сукмакларын кисеп үтә. Пошиның күзләре бик зәгыйфь, хайван машинаны күрми калырга да мөмкин. Машина якынайгач, поши кинәт төрле хәрәкәтләр ясарга тырыша. Мондый очраклар еш кына бәрелеш белән тәмамлана. Моннан тыш, пошиларны әче исләр — төтен, бензин исләре кызыктыра.

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитетында автомобиль йөртүчеләрне йөрү тизлеген үтәргә, бик сак һәм игътибарлы булырга, кыргый җәнлекләр барлыкка килү ихтималы булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне игътибарсыз калдырмаска һәм сәяхәткә якты вакытта йөрергә өндиләр.

Тыюлыклар, заказниклар янында яки хайваннарның юлга чыгу мөмкинлеге булган урман җирлегендә "Кыргый хайваннар" дигән юл билгесе куела. Бәрелеш булмасын өчен участокта тизлекне төшерергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Поши - машиналар йөрү юлында иң куркыныч хайваннарның берсе. Аның белән бәрелешү авыр җәрәхәтләргә, кайбер очракларда үлемгә дә китерергә мөмкин. Олы ата хайванның авырлыгы кайчагында җиде йөз килограммга кадәр һәм биеклеге 2,5 метрга кадәр җитә. Бәрелешү очрагында, бампер пошиның аягына туры килә, ә аның гәүдәсе турыдан-туры алдагы пыялага төшә. Соңгысы еш кына чыдамый һәм поши автомобиль салонына ава. Үлем хәлендәге җәнлек, качарга омтылып, актив рәвештә үзенә тояклары һәм мөгезләре белән ярдәм итә. Пошиның бер тояк белән бәрүе - кеше башын тишә ала, ә аның мөгезләренең киңлеге кайчагында ике метрга кадәр җитә. Поши белән машина эчендә калган кешеләрнең исән калу ихтималы зур түгел.
Игътибарлы булыгыз, тизлек режимын саклагыз.

https://vk.com/video-78072920_456241551?list=5f73ba74e3f0223048

Видеоны газета укучыбыз тәкъдим итте.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев