Табигатьне бергәләп саклыйк!
Районда ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре эшләде.
Министрлык вәкилләре “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ белән берлектә юл буе полосаларын тикшерде. Мондый төр тикшерүләр ТР Министрлар кабинеты күрсәтмәсе нигезендә үткәрелә.
Санитар-эпидемиологик икеайлык кысаларында санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау төп мәсьәләләрнең берсе булып кала. Тикшерелгән участокларда санкцияләнмәгән чүплекләр, каты көнкүреш калдыклары ташланган урыннар ачыкланды.
– Санитар-экологик икеайлык барышында төрле элемтә каналлары аша чүплекләр турында хәбәр итүче гражданнарның мөрәҗәгатьләренә аерым игътибар бирелә. Моннан тыш, муниципалитетларда хокук бозучыларны ачыкларга һәм тиешле чараларны вакытында күрергә ярдәм итүче махсус штаблар булдырылды. Быел, икеайлык башланганчы, республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 950 мөрәҗәгать керде. Экологлар барлык төр хокук бозулар турында хәбәрләрне кабул итә, – ди ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкиле Илдар Миннегалиев.
Лилия Шәймиева фотосы
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 25 апрель санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев