Роза гөлем
Матур һәм сәламәт кытай розасын үстерү өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк
Еллар узу белән галәмәт зур ныклы куакка әверелә торган, озак вакыт җете зур чәчәкләре белән игътибарны җәлеп итүче кытай розасын өйдә бик тәвәккәлләр генә үстерәдер, мөгаен. Зур мичкәдә ярты бүлмәне алып үсәргә сәләтле гибискус – башка барлык бүлмә гөлләре кебек үк аерым тәрбия сораучы үсемлек.
Элегрәк кытай розасын йортларда гына түгел, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, поликлиникаларда да еш очратырга була иде. Хәер, аларны хәзер дә зур бүлмәле биналарда күрергә мөмкин әле. Бүгенге көнгә кытай розасының бик күп сортлары чыгарылган. Кыска булып үсә, гадәти булмаган төсләрдә купшы булып чәчәк ата торганнары да бар.
Матур һәм сәламәт кытай розасын үстерү өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.
Гибискус җылы ярата, әмма кызуга чыдый алмый. Аның өчен оптималь температура – 18-22 градус. Әмма экстремаль шартлар тудырганда гына чәчәк ата. Бу – 15 градус җылылык дигән сүз. Шуңа күрә җәйге эсседән соң, аны салкынча бүлмәгә күчерсәң, җәен исә балконга яисә верандага чыгарсаң яхшырак.
Кытай розасына яктылык күп кирәк. Шулай да туры кояштан аның яфраклары янарга мөмкин. Көньяк тәрәзә ягына урнаштырсагыз әйбәт. Әмма тәрәзә төбендә түгел, ә тәрәзә буенда ул үзен яхшырак хис итәчәк.
Суны мул сипкәнне ярата. Ул бүлмә температурасында һәм кимендә бер тәүлек тотылган булырга тиеш. Җәй көне туфрагы кипмәсен дисәгез, төбенә мүк җәяргә була. Яфракларына тидерми генә даими рәвештә су бөркү, ә һаваны дымландырып тору кирәк. Чәчәк атмаган вакытта су белән коендырырга да мөмкин. Бүлмәдә һава дымландыргыч булса бик яхшы. Су артык күп булганда, үсемлекнең яфраклары карала. Бу очракта аны ашыгыч рәвештә чүлмәгеннән балчыгы белән чыгарып бераз киптерергә, зарар күргән тамырларын кисәргә, ә гөлнең үзен яңа грунтка утыртырга кирәк.
Роза Җәләлиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев