Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Корткыч бөҗәкләр хуҗа булмакчы

Урманнарны парсыз ефәк күбәләге штурмлый.

Быел яз бик иртә һәм җылы килде. Апрель аенда җирлегебездә җәйге һава торышы урнашты. Бу үсемлекләргә генә түгел, корткыч бөҗәкләр үсеше өчен дә уңайлы мохит тудырды. Нәтиҗәдә узган ел Азнакай районы урманнарында гына күренгәләгән парсыз ефәк күбәләге быел шактый зур мәйданнарда таралырга өлгерде.
Парсыз ефәк күбәләгенең ата һәм ана җенесләре төсләре һәм формалары белән бер-берсеннән нык аерыла. Ана күбәләкнең канат киңлеге – 9 сантиметр, ата күбәләкнеке 4 сантиметрга җитәргә мөмкин. Күбәләк корты 7-12 сантиметрга кадәр үсә ала. Аның аркасындагы алгы буй сызыклары – зәңгәр, ә арткылары кызыл төстә. Парсыз ефәк күбәләге йомыркаларын кайры асларына, агач төпләренә берничә йөз данә күләмендә сала һәм саргылт-соры төкләр белән каплый. Уртача салкын кышта алар әйбәт кышлый. Кортлар иртә язда чыга һәм июнь-июль урталарыннан – курчакка, 10-15 көннән күбәләккә әйләнә.
– Усы урманчылыгына бу бөҗәкләр Башкортстан, Азнакай якларыннан килде. Узган ел күбәләкләр берән-сәрән генә очкалады. Яз көне күпләп күбәләк кортлары чыкты. Кышның артык суык булмавы да, явымсыз һава торышы да ефәк күбәләге үрчү өчен уңайлы булды. Ефәк күбәләге бөтен төр агачларга да зыян сала, имән, тал, каен, юкә агачларын аеруча ярата. Хәтта нарат ылысларын да ашыйлар. 1 мең гектар урман корткычлардан зыян күрде, – ди Усы урманчылыгы урманчысы Ренат Гыймранов.
Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 23 июнь санында

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев