Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Канатлы дусларны онытмыйк!

Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларына йөрүчеләр “Кышын кошларны ашатыгыз” һәм “Җимлек” акцияләренә кушылды.

Башлангыч сыйныф укучылары ел саен кышкы чорда җимлекләр ясап алып киләләр.
Мин моны балаларны кече кардәшләребез турында кайгыртырга өйрәтүче яхшы традиция дип бәялим. Югары сыйныф укучылары җимлекләрне мәктәп яны территориясендәге агачларга элергә ярдәм итә.
Әлегә 20 җимлек эленде, – ди Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшина.
Җимлек ясаган һәркемнең тормыш дәфтәренә бер игелекле гамәл өстәлер, дигән борынгылар. Бу игелекле гамәл ярдәм генә түгел, кошлар алдында җаваплы булуыбызны искәртү дә. – Кошларны яратырга һәм кайгыртырга кирәк. Балалар моңа кечкенәдән өйрәнә. Балалар әтиләре ярдәмендә җимлекләр ясап алып килде, бик үзенчәлеклеләре дә бар. Җимлекләрне интернеткибетләр аша кайтаручы әтиәниләр дә бар. Бу чарага беркем дә битараф калмады. Хәзер иң мөһиме – җимлекләрдә азыкның һәрдаим булуы. Мөслим сәнгать мәктәбе янындагы территориягә эленгән җимлекләргә укучылар килгән саен тәмле сый салып китә, – ди хореограф Ольга Нуруллина.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 2 февраль санында
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев