Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Экология – игътибар үзәгендә

“Экология” милли проекты Россиядә 2019 елдан бирле эшли.

Соңгы елларда экология темасына ил күләмендә аерым игътибар бирелү юкка түгел. Һава, су, җирнең пычрануы, урманнарның әкренләп юкка чыгуы экологик система бозылуга китерә. Президентыбыз В.Путин бу юнәлештә мөһим бурычлар билгеләп, милли проект нигезендә эшләргә тәкъдим итте.

Татарстанда “Экология” милли проектын гамәлгә ашыру һәм 2024 елга табигатьне саклау чаралары турында журналистлар өчен брифинг узды. Анда сүз Иделне сәламәтләндерү, уникаль су объектларын саклау, чиста су, урманнарны саклау, каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасы юнәлешләрендә башкарылган эшләр хакында барды.

– Чистарту корылмаларын, су бүлеп бирү системаларын төзү һәм реконструкцияләү, иске җиһазларны заманчага алыштыру тирә-юньгә тискәре антропоген йогынтыны, атмосфераны һәм өске су объектларын мониторинглау һаваны һәм суны пычратучы матдәләрне киметергә мөмкинлек бирә, – диде ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков.

Авылларны чиста су белән тәэмин итүдә проблемалар бар. Җәйге чорда күп җирлекләргә су җитми. Эчә торган суның сыйфаты да төрле җирдә төрлечә. 

 Фәридә Гайнетдинова

Фото –  "Мөслим-информ" архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев