Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Аучылар игътибарына

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Ро- сгвардия хезмәткәрләре көзге ау сезонында хокук бозуларны кисәтү буенча рейдлар үткәрә.

Рейдлар киек кошларга ау сезоны ачылу белән бәйле.
Алар барышында инспекторлар аучыларның корал йөртү хокукына документларны, аучылык кагыйдәләрен үтәүне тикшерә.
Ау кагыйдәләре буенча, сунарчылар Татарстанның һәм Россиянең Кызыл китабына кертелгән кошлар турында мәгълүматлы булырга тиеш.
Әлеге китапка кергән кошларны атарга рөхсәт ителми.
– Республикада аучылык өчен тынлык сәгатьләре һәм көннәре билгеләнмәгән. Ау сезоны су, сазлык-болын, дала һәм кыр кошларына – 5 декабрьгә, нарат урманы киек кошларына 2024нче елның 5 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, – дип хәбәр итәләр ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтеннән. 5 сентябрьдән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыйммәтле мехлы җәнлекләрне аулауга гаризалар кабул итү дә башланды, дип хәбәр итәләр ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан. 
Исегезгә төшерәбез: төлкегә, үр куянына һәм сусарга ау – 15 сентябрьдән 29 февральгә кадәр, кондызга ау 1 октябрьдән 29 февральгә кадәр дәвам итә.

Рәмилә Сәләмова

Фото - ТР биоресурслар буенчадәүләт комитеты архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 15 сентябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев