Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Хаталардан сабак алып

Лирузаның бөтен тормышының асты өскә килде. Барысы да исем алыштырудан башланды.

Лирузаның бөтен тормышының асты өскә килде. Барысы да исем алыштырудан башланды.

Күңеленә ятмаган исемне балачактан ук яратмады, шәһәрдән кайткан балаларны ул үзе белән “Лерочка” дип таныштыра иде. Балаларның күбесе татарча белми, Лерочканы алар үз даирәләреннән санап якын итте. Русчаны да шәп белә кызый. Балалар бакчасында ул йөргән төркемдә ике рус кызы бар иде. Бер тамчы дегет бөтен сөтне бозган шикелле, төркемдәге бөтен балалар шулардан русчага өйрәнде. Әти-әнисе кызларына үз исеме белән эндәшсә, Лируза бүртенә-кабарына, ярсый ук башлый иде.

– Каян таптыгыз бу исемне?! Дөньяда исем беткән шикелле! Ник Лилия яисә Роза түгел?

Кызының чәнечкеле сүзләре әнисе Әсманың йөрәгенә ук булып кадала иде, чөнки бу исемне бирүнең үз тарихы бар. Әсма апа көмәнле вакытта коры сөяккә калды. Ашаса да, су эчсә дә укшый, бөтен ашаганын коса иде. Токсикоз белән интеккән хәләленә карап, тормыш иптәше Таһир аның янында ашарга да ояла иде хәтта. Беренче мәхәббәт җимешләре бик авыр бирелде аларга. Тудыру вакыты җиткәч, исән калырмы дигән борчулы уйлар ирнең бөтен күңелен биләп алды. Бала тудыру йорты янындагы эскәмиядә белгән догаларын укып, туасы баласына да, хәләле Әсмага да сорап туктаусыз пышылдады ир. Алты-җиде сәгатьтән соң шәфкать туташы: “Котлыйм, кызыгыз туды!” – дип хәбәр бирде. Таң беленә иде инде.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 14 июнь санында укыгыз

Фото – Татар-информ архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев