Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Суд залыннан

Кеше сүзе аерылышуга китерә

Бәхетле гомер кичерүче ир белән хатын кеше сүзе аркасында аерылышты

Абыйсының кызын үз балаларыдай якын күреп үстерсәләр дә, Гөлинә Марат белән Алияне үз әти-әнисе кебек кабул итә алмады.

– Синең әти-әниең үлгән бит! Син беләсеңме соң сине кем үстерүен? Марат абый белән Алия апа – синең чын әти-әниең түгел. Вәт, йолкыш!

Энә кебек кадалган әлеге сүзләрне Гөлинә тыныч кына кабул итә алмады. Мәктәптән кайту белән мендәргә капланып үкси башлаган кызны чак тынычландырдылар. 5 сыйныфта укучы баланың йөрәген җәрәхәтләрдәй авыр сүзләрне күршесе Зилә әйткән икән. Хәлнең нинди борылыш алуын күреп, Алия тиз арада күршесенең номерын җыйды.

– Галия, ялынып, ялварып сорадым бит: кызың алдында күп сөйләшмә, дидем. Зилә белергә тиеш түгел иде моны! Ул белгән һәм кызыбызга әйткән! Әти-әнисенең үлеме турында без аңа балигълык яшенә җиткәч кенә әйтербез, дигән идек, – диде ул.

– Нәрсә, минем Зиләнең авызында сүз тормый, дип әйтәсең киләмени?! “Кызыбызга әйткән”, – дип торасың. Бөтен авыл белә бит инде ятимәне үз канатыгыз астына алуыгызны! Нигә, белеп торса ни булган?! Маратка синең апаңның баласы кирәк, ди! Сине өйдә бикләп тотар өчен генә риза булды бит ул Гөлинәне тәрбиягә алырга! Юләр дә инде син, Алия! Борын астыңнан иреңне тартып алырга маташалар, ә син ятим бала кайгыртып ятасың. Үксез бозау асрасаң, авызың-борының май булыр, үксез бала асрасаң, авызың-борының кан булыр, дип юкка әйтмәгәннәр, – дип әшәкеләнде күршесе.

Галиянең акыл сатуын тыңларлык дәрәҗәдә түгел иде Алия, телефонын куйды. Өч өй аша гына гомер кичерүче күршеләр арасыннан шул көнне кара мәче узды. Алия Галияне дә, аның кызы Зиләне дә күрә алмас дәрәҗәгә җиткән иде, хәтта кәрәзле телефоныннан күршесенең номерын бетереп ташлады. Ул шалтыратса да, шалтырату килмәслек итеп көйләп куйды. Алиянең Галия белән аралашмавына Марат сөенде генә. Һәр адымын күзәтеп, тикшереп торган юньсез хатыннан, ниһаять, котылдым дип җиңел сулады.

– Күрше авылда кем белән йөрисең? Кемгә ияләштең? Сиңа минем назларым гына җитми әллә, Марат? Ул миннән нәрсәсе белән өстен, кайсы ягы миннән артык? – дип иренә сорау арты сорау яудырды Алия.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 24 гыйнвар саныннан укыгыз.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев