Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

“Кәкре кул” дисәләр дә...

Язмыш аңа тормышын үзгәртергә тагын бер мөмкинлек бирде

     Газинурга “Кәкре кул” дип кушамат тагулары юктан булмады. Кечкенәдән кеше малына кызыга иде ул. Аны күрсә, тизрәк капка-келәтләрне бикләп, өйгә кереп китү ягын карый иде күрше-күлән. Алай гынамы соң, чаршау-пәрдәләрне үк тартып куялар иде! Эшкә урнашып та озак эшли алмады бахыр. Хезмәттәшләренең кулъяулыгы яки башлыгы югала, я өстәлдәге чәй бокалы могҗизалы рәвештә Газинур шкафыннан табыла. Бермуд өчпочмагы диярсең! Эшкә кулы ятса да, начар гадәте аркасында җәфа чигә иде егет. Газинур беренче тапкыр рәшәткә артына эләккәч, и сөенде авыл халкы! Газинур аркасында кунакка йөрүне, озаклап биләмдә булуны оныткан иде авыл халкы. Гел-гел өйне дә саклап утырып булмый бит, каядыр барасы, ял итәсе килә. Ә Газинурның урлашуына килгәндә, әллә ни зур әйбер дә урламый тагын үзе, бер чир инде ул аның. Белгечләр бу авыруны “клептомания” дип йөртә, кеше әйберен алуга бәйлелек, янәсе.

– Менә, мәлгунь, үз башыңа үзең җиттеңме?! Шул кирәк сиңа! Кайтып йөрисе булма яңадан монда!

    Газинурның терәлеп торучы күршесе Сания апа сүзләре иде бу. Сания авылда усаллыгы, әшәкелеге белән дан тотучы хатын иде. Газинурдан арынырга кирәк дигән теләкне уенда озак йөртте. Аннан шуны максат итеп куеп, аңа ирешү юлларын эзләде. Газинурны утыртыр өчен зур әйбер урларга кирәк. Сания шулай итте дә! Ничек итсә итте, өендәге кыйммәтле ноутбук белән кәрәзле телефонны Газинурның өенә кертеп куйды һәм “талап чыктылар” дип район эчке эшләр бүлегенең дежур хезмәтенә шалтыратты:

– Алло, полицияме? Срочно килеп җитегез! Минем өемне басканнар! Кешесен дә чамалыйм, авылда аның карак булуын бөтенесе белә...       Килделәр, алып киттеләр.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 9 август санында укыгыз.

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев