Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Бәхет – пыяла, тиз уала

Кайберәүләр явызлык белән кылган гамәлләреннән тәм таба кебек...

Фәймәнең башын ташлап, чит-ят шәһәргә, алга-артка карамыйча чыгып йөгерәсе килгән вакыты. Дуслык дигән төшенчәнең кыйммәтен аңламаганнарны якын итеп ялгышты ул.

Иртә өлгергән, борынына егетләр исе кергән кыз дәресләрне калдыра башлагач, укытучылар Сәрия апага бу хакта хәбәр итүне кирәк дип таптылар. Дөрес эшләделәр дә. Ана кеше кызының дәрес калдыруы турында бөтенләй хәбәрдар түгел иде. Иртән мәктәпкә дип чыгып киткән бала кайда йөрергә мөмкин?! Бу хакта ул иренә әйтмәскә булды. Кызу канлы Нәдир ике уйлап тормыйча, сыек чыбык белән ”сыпыртырга” да күп сорап тормас.

– Атаң белсә, икебез дә харап булабыз. Кайда йөрисең син, Фәймә?! Ник дәрес калдырасың? Нинди этлек эшләдең? Яхшы чакта әйт үземә! – диде Сәрия апа.

– Әни, сорама, бу хакта бер дә сөйләшәсем килми әле. Вакыты җиткәч, үзем барысын да сөйләрмен. Әлегә мин әзер түгел. Мин кешеләрдә ялгышканмын, шул гына. Сиңа борчылырлык урын юк. Әтигә әйтмә, зинһар! Аннары урамга да чыгармас, телефонны да алып куяр.

18 яше туларга өч ай калган Фәймә әтисеннән уттан курыккандай куркып тора иде. Юк, әтисе сәрхүш тә, кул уйнатучы тиран да, мыскыл итүче җанвар да түгел. "Әти карашы" дигән төшенчә бар. Шул караш Фәймәне, хата кылганда, үтәли тишеп, билгесез көч белән хәлсез итә дә куя иде. Әтидән курку аларның гаиләсендә хөрмәтне алыштыра торган төшенчә иде. Әтисенең кызының укырга йөрмәвен, әле сәбәбен дә аңлап алса, Фәймәгә ай-һай оят булачак бит! Бу хакта уйларга да куркыныч!

Фәймәнең дәрескә йөрисе килмәү теләгенә сыйныфташы Алия сәбәпче иде. Шуның Артур белән чытлыкланып утыруын күрмәс өчен әллә ниләр бирердәй була. Үзе юләр, Алиягә Артурны ошатуын, аңа атап шигырьләр язуын сер итеп кенә әйткән иде. Ул вакытта Алия аңа: “Бу кадәр ямьсез егетне ничек яратып була?” дип әйткән иде. Бактың исә, хәзер үзе күз уйнатып утыра үзенә. Күңеле матур аның, ярдәмчел ул дигән сүзләре белән Алиядә шик уяттымы Фәймә. Иң якын дус дип йөргән сыйныфташын алыштырып куйдылармыни?! Артурга ничек кенә ярарга белми. Укшыта торган кылтаю, ясалмалык иде бу.

– Син нәрсә эшлисең? Шаштыңмы әллә?

Фәймә тәнәфестә Алиянең беләген каты гына чеметеп алды.

– Әйе, синнән сорарга онытканмын менә! Беләсең килсә, безнең мәхәббәт! – диде ыслап Алия.

Аларның икесен күрмәс өчен Фәймә мәктәпкә йөрми, дәресләрне калдыра башлады. Тик әнисе үгетләп тә, ачуланып, юмалап та аңлаткач, кыз үзенең хаталанганын аңлады да, тик соң иде инде.  Укулар төгәлләнергә санаулы көннәр калып килә, белем шулпасын чөмереп эчәсе калган да бит! Ә ул уймаклап кына тәмләде. 11 нче сыйныфта дәресләр калдыру үзенекен итте. Бердәм дәүләт имтиханнарында кирәкле балларны җыя алмагач, күптән хыялланган медицина университетына укырга керүдән мәхрүм калды кыз. Әй, уку нәрсә? Менә Артуры янында булса, бернәрсә дә кирәкмәс иде, дип тагын ялгыш уйларына бирелде кыз.

– Документларыңны башка уку йортына биреп карамыйсыңмы? Педагогия институтларында быел чират күп түгел, диләр. Бәлкем, училищедан башларсың? Югары уку йорты булмаса да, медицина юнәлеше бит! Аннан ничек тә күз күрер иде әле, кызым, ни диярсең? – әнинең соравы җавапсыз калды.

Фәймәнең сыйныфташлары алдында мескен буласы, уртакуллылар һөнәр үзләштергән училище, техникумнарда белем аласы килми иде шул. Түләүле булса да, кызларын әти белән әни педагогия университетына укырга кертте. Биредә Фәймә психология фәнен ныклап үзләштерә башлады, үзлегеннән дә әлеге фәннең, ул колачлаган дөньяның нечкәлекләренә төшенергә тырышты. Үзе теләгән юнәлеш булмаса да, бераздан Фәймәнең дә битенә алсулык йөгереп, ирен читләренә елмаю кунды. Күпме егет-кыз укый аның белән бер төркемдә. Берсенең дә Фәймә кебек кара кайгыга батып йөргәннәрен күргәне юк. Әнисе әйтмешли, ата-анасы үлгән бала кебек күпме йөрергә була?!

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 20 декабрь саныннан укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев