Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Суд залыннан

Җәзасыз гамәлләр дә була

Күңелдәге пычраклык юылмый. Моны Илшат үсә төшкәч ныклап аңлады

Илшат белән Рәшит кечкенәдән дус булып, барын – бергә, югын уртак итеп яшәделәр. Мәктәптә бер парта артында утырган дусның берсе “тукмар”, икенчесе “чукмар” булса да, үзара алар һәрвакыт аңлашып, бер сынык икмәкне икегә бүлеп сабак алдылар.

Егетләрнең дуслыгына сөенүчеләр белән бергә көенүчеләр дә бар иде. Көнчелек хисе кызларда гына түгел, егетләрдә дә бар икән, дип баш чайкады сыйныф җитәкчесе. Укытучының мондый фикергә килүенә Көзге балда булган вакыйга сәбәпче булды.

Тугызынчы сыйныфта кызлар-егетләр мәш килеп бәйрәмгә әзерләнә. Бу уңайдан сыйныф газетасын да чыгардылар. Илшат белән Рәшит рәсем ясауга да бик оста иде. Сары яфраклар белән муллыкка, купшылыкка күмелеп утырган урманнарга озаграк карап торсаң, үзеңне шул урман эчендә итеп хис итә башлыйсың. Матур шигырьләр, көзге хозурлык белән баетылган стена газетасын шатлана-шатлана элеп куйдылар. Икенче көнне кайсыдыр юньсезе газетаны кызыл каләм белән аркылыга-буйга сызгалап бетергән иде. Җитмәсә, газетаның бер почмагын умырып ук алганнар. Ә иң өскә ат башы кадәр хәрефләр белән начар сүзләр язылган иде. Укучылары бу кадәр мәсхәрәләүне күрмәсен дип, сыйныф җитәкчесе газетаны тиз генә стенадан куптарып алды да, тиз-тиз генә төреп, мәктәп әсбаплары торган киштәнең кеше күзе ташланмый торган почмагына яшереп куйды. Бәйрәмгә санаулы гына минутлар калып килә.

– Гамилә Илдусовна, безнең газета кая киткән соң? Без беренче урын алабыздыр бит? Сез безнеке иң матуры дигән идегез, әллә урлап алып чыгып киткәннәрме, апа? – дип беркатлылык, балаларча самимилек белән сорап куйды Рәшит.

Укытучы күзләренә кунган яшь элпәсен күрсәтмәс өчен сорауга сорау белән җавап бирде.

– Кызлар ник һаман соңара икән? Биюләрне, шигырьләрне кабатлыйсы бар. Тиз генә акт залына җыелабыз. Рәшит, тиз генә барысын да җыеп алып кил әле, зинһар, акыллым!

Гамилә Илдусовна авыр хәлдән чыгу юлын тиз генә табуына сөенеп, тиз арада килеп җиткән кызлар һәм егетләр белән репетиция башлады.

Сыйныфта калган бәйрәм программасын алырга дип, бүлмәгә таба атлады. Кулын ишек тоткасына куюы булды, колагына Азаматның әче итеп көлгән тавышы ишетелде.

– Вәт кызык иттек, әйеме? Ул Рәшит белән Илшат чистый ачуымны китерә минем. Ничек шулай гел бергә йөреп була ул? Алар бер-берсеннән туймыйлар да, талашмыйлар да бит ичмасам!

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 7 февраль саныннан укыгыз.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев