Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зур җиңү яуладылар

Бөгелмәнең 7нче гимназиясе базасында Ярослав Гашек исемендәге республика филологик фәнни-гамәли конференциясе узды.

Мөслим лицееның 9 а сыйныфы укучысы Хәсәнова Айсылу «Әдәбият белеме» секциясендә җиңүче булды, Фәтхетдинова Алинә шул ук секциядә икенче урын алды. 9 б сыйныф укучысы Габдрахманова Камилә «Әдәби иҗат» секциясендә «Проза» номинациясендә җиңүче булды һәм конференциянең махсус бүләгенә – Бөгелмә музее тарафыннан оештырылган  медальгә лаек булды һәм музей директоры кулыннан истәлекле бүләк алды. Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга Бөгелмә шәһәре символикасы төшерелгән истәлекле сувенирлар тапшырылды. Әлеге чарада рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Фазилова катнашты.

Мөслим лиөее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев