Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлекне яңадан башлап җибәрде
Илнең төп законына төзәтмәләр буенча Гомумроссия тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән иде, әмма аны коронавирус пандемиясе аркасында соңрак вакытка күчерделәр.
Россиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүләрен үткәрүгә әзерлек яңадан башлана. Тиешле карарны РФ Үзәк сайлау комиссиясе бастырып чыгарды.
Карар РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүләрен әзерләү һәм уздыру буенча гамәлләрне яңадан әзерлек чараларын тәэмин итү максатларында «кабул ителә», - диелә Үзәк сайлау комитеты сайтында.
Документ нигезендә, сайлау комиссияләре янә товарлар белән тәэмин итүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзаларына өстәмә хезмәт хакы түләү буенча бюджет йөкләмәләрен кабул итә ала. Шулай ук РФ Тышкы эшләр министрлыгы һәм РФ Оборона министрлыгы Россия территориясеннән читтә урнашкан участок сайлау комиссияләрен финанслауны башлыячак .
Илнең төп законына төзәтмәләр буенча Гомумроссия тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән иде, әмма аны коронавирус пандемиясе аркасында соңрак вакытка күчерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев