Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында башкалабыздан килгән сәнгать осталары концерты булды

18 март көнне Россиядә Президент сайлаулары үтәчәк. Республика күләмендәге, шул исәптән безнең район җирлегендә дә мәдәни чаралар сайлау алды кампаниясе эшчәнлеге белән үрелеп бара.

6 март көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында башкалабыздан килгән сәнгать осталары концерты булды. Яшь җырчылар Дмитрий Босов һәм Гөлнара Байназарова, "Казан кичләре" бию ансамбле мөслимлеләргә матур ял киче бүләк иттеләр. Моңа кадәр Мөслим сәхнәсеннән чит телдә опера арияләре яңгыраганы булды микән? Саф, көчле тавыш белән башкарган җырларны, биюләрне тамашачылар "Браво!" дип алкышлады. Концертны "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесе алып баручысы Рүзәл Әхмәдиев башкаруындагы нәфис сүз бербөтен итте. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Рүзәл Әхмәдиев концертка килгән һәм килми калган барлык гүзәл затларга чын күңелдән тәбрикләүләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев