Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кулланучыга

Арзан бәягә кызыкмагыз!

Яңа ел бәйрәменнән соң кибетләрдә тоталь сатулар башлана

Түбән бәяләр сез планлаштырган, әмма әлегә кадәр алырга җитешмәгән әйберләрне отышлы сатып алу мөмкинлеге бирә. Игътибарсыз клиент распродажа вакытында яраксыз хәлгә килгән, кимчелекле товар сатып алырга мөмкин. Распродажа вакытында кибетләрдә “Сатып алынган товарларны алмаштырырга һәм кире кайтарырга ярамый” дигән белдерүләрне күрергә мөмкин.

Бер хатын-кыз кибеттә распродажа вакытында күлмәк сатып алган. Өйгә кайтып җиткәч, җөй буенча тукыманың ертылуын күргән. Сатып алучы кибеткә күлмәкне алыштырып бирүне сорап мөрәҗәгать иткән. Ләкин аның бу гозерен кире кагалар, чөнки күлмәк распродажада сатып алынган. Шуңа күрә алмаштыру ярамый һәм кире кайтару мөмкин түгел.

Бу очракта закон күзлегеннән кем хаклы?

Барлык товарлар һәм хезмәтләр, шул исәптән бәяләре киметелгәннәре дә, сатып алучыга гадәти бәядән товар сатып алган вакыттагы кебек үк хокуклар бирә торган “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законы белән яклана. Кулланучының товарны распродажада сатып алуы аны кире кайтару хокукына берничек тә йогынты ясамый. Моны товар тиешле сыйфатта булган, ләкин сезгә туры килмәгән очракта да эшләргә мөмкин. Тик “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законында каралган кагыйдәләр турында онытмаска кирәк. Сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтару тәртибе төрле булачак. Тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарга карата югарыда аталган Законның 25нче маддәсе нормалары гамәлдә. Акция буенча, сату вакытында яки ташлама белән сатып алынган товарның кимчелекләре ачыкланганда, кулланучының шул ук маркалы товарга яки башка маркалы товарга алыштыру яки түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итү хокукы бар. Бу хакта РФ Законының 18 маддәсендә билгеләнгән.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев