Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлларда тоткарлык юк

Район үзәгендәге юлларны чистартуда “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” оешмасы бригадасы эшли.

19-20 декабрь көннәрендә җирлегебездә кар, буран явуы һәм көчле бозлавык көтелә. Кичә төп трассаны кардан чистартуда “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогының 9 берәмлек техникасы эшләде. Биш КамАЗ машинасы асфальт юлларны чистартса, икешәр грейдер һәм МТЗ-82 тракторлары күтәртелгән һәм грунт юлларны кардан арындырды. Район үзәгендәге юлларны чистартуда “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” оешмасы бригадасы эшли. Бердәм диспетчырлык хезмәте мәгълүматларына караганда, район территориясендә юл ябылу яки юлларны кар каплау сәбәпле, авылга керә алмау турында хәбәрләр кермәгән.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев