Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлларда иминлек булсын!

Һава торышының кинәт бозылуы һәм юллар торышының начараюы сәбәпле, юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында 16 гыйнвар көнне 18.00 сәгатьтән автотранспорт юлларында йөк автомобильләренә карата чикләүләр кертелде.

Күпләр игътибар иткәндер: соңгы берничә көндә олы юлларда да, Мөслим урамнарында да юл чистартучы техника тавышы әледән-әле ишетелеп тора. Юлчыларыбыз “тормыш артериясен” чистарту өчен хәтта төннәрен дә туктап тормый. Район юлларындагы вәзгыятьне ачыклау өчен җаваплы оешмалар белән хәбәрләштек. Район территориясендәге төп трасса – “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы карамагында.
– Кышкы чорда юлларны чистарту өчен тәүлек әйләнәсе кизү тору графигы эшләнде. Буран вакытында һәм көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда җәлеп итү өчен запас техника да әзер тора. Бу атнадагы бураннар вакытында да төп трассада юл өзеклеге булмады, авыл юллары да ябылмады. Мәктәп маршрутлары – һәрвакыт игътибар үзәгендә. Буранлы көннәрдә дә, иң беренче чиратта, әлеге юллар чистартыла. Чәршәмбе көнне, кайбер урыннарда кар нык салу сәбәпле, юлларны машина йөрерлек хәлгә китердек. Кичә исә бар юнәлештә дә юллар тиешенчә тәртипкә китереп бетерелде. Көн саен юлларда 12-13 берәмлек техника, шул кадәрле үк эшче хезмәт куя, – ди Мөслим участогы җитәкчесе урынбасары Ленар Сәгыйтҗанов. 
Район үзәгендә дә, шөкер, кар баскан юллар юк. Урамнарда “Мост” җәмгыяте һәм “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе хезмәтчәннәре эшли.
– Мөслимдәге төп юлларны, тротуарларны һәм микрорайоннардагы урамнарны чистарту “Мост” җәмгыятенә беркетелгән. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” оешмасы исә күпфатирлы йортлар ишегалларын һәм тротуарларын, Пушкин урамын кардан арындыра. Район үзәгендә яшәүчеләрдән юллар проблемасы белән бәйле хәбәрләр кермәде. Юл чистартучылар 16 гыйнвар киченнән бирле өзлексез эшли. Юл чистартуга ике дистәдән артык техника һәм урам чистартучылар җәлеп ителде, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.
Авыл эчендәге юлларны тәртиптә тоту, чистарту өчен авыл җирлекләре җаваплы. Җирлек башлыклары хәбәр итүенчә, аларның һәркайсы, кышкы чорда юлларны карау өчен, шәхси эшмәкәрләр яисә шәхси техникасы булган гражданнар белән килешүләр төзегән. Шуңа күрә дә карлы-буранлы көннәрдә авыл урамнарын чистартуда өзеклекләр булмаган. Район бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, чәршәмбе көнне барлык авылларда да диярлек юллар, нигездә, чистартылып беткән. Бары тик Үрәзмәт, Исәнсеф һәм Крәш. Шуран авылларында юллар чистартылмыйча калуын, соңгы ике көндә бу авылларда да эш тәмамлануын хәбәр итте диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Миләүшә Вәҗетдинова. 
Район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ вәкилләре алдагы көннәрдә дә буран булачагын, кар явачагын искәртә, бик кирәк булмаганда, юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Катлаулы һава торышы вакытында, юлларда йөргәндә бер-берберебезгә аеруча игътибарлы булып, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. 

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев