Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл бозуга юл куелмас

– Урман ташучыларның машиналары урамнан йөри, юлны боза. 11 декабрь көнне тагын ике КамАЗны борып чыгардым. Зур вездеход КамАЗлар йөри. Авыл урамының урман очында шлагбаум куелган, ул ватып-җимереп ташланган. Ә Мәлләтамак авылыннан кергән башына шлагбаум куелмаган. Юлларны күрәләтә боздырып бетерәбезме? Фирдәт ФӘЙЗУЛЛИН. Нарат Асты.

Әлеге сорауга Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы Илназ ӘХМАДУЛЛИН җавап бирә: – Шушы көннәрдә генә үткән авыл җыенында да бу хакта сүз булды. Урман яклап куелган шлагбаумны ике яклы итеп ремонтлап ясарга кирәк булачак. Йозак алып бирдем. Мәлләтамак ягыннан шлагбаум эшләргә материаллар кайтарылган, кешеләрне туплап эшлисе генә калды. КамАЗларны үзем дә куып чыгаргаладым.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев