Юбиляр янында
Мөслим авылында яшәүче тыл ветераны Мөсәвәрә Шәймәрдановага – 90 яшь!
Мөсәвәрә апа – безнең хезмәттәшебез. 35 ел типографиядә хезмәт куйган ул. Колхозда эшләгән еллары белән юбилярның гомуми эш стажы 43 ел тәшкил итә.
Мөсәвәрә Шәймәрданованы 90 яше белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Марина Бәдретдинова килде. Ул юбилярга РФ Президенты В.Путинның котлау хатын, район җитәкчелегенең истәлек бүләген тапшырды. Юбилярга Мөслим-информ коллективы да тәбрикләүләрен җиткерде. Мөсәвәрә апага "ТАТМЕДИА" мәгълүмат агентлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев