ҖЫРЧЫ ЛАНДЫШТАН ПӘРӘМӘЧЛӘР РЕЦЕПТЛАРЫ
Яңалыклар

ҖЫРЧЫ ЛАНДЫШТАН ПӘРӘМӘЧЛӘР РЕЦЕПТЛАРЫ

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗановадан ит һәм бәрәңге пәрәмәчләре рецептын тәкъдим итәбез. Бөреп куелышы да бик матур, эшләнешен видеодан карый аласыз.

(Интертат)

Камыр өчен: 1 стакан сөт, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1/4 сода, 3 аш кашыгы май, 1 йомырка, 3-4 стакан он.

Ит пәрәмәч өчен эчлек: 450 гр.сыер итеннән фарш, 1 суган, 1 чәй кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы борыч.

Бәрәңге пәрәмәче өчен эчлек: чама белән бәрәңге, 1 йомырка, 2 аш кашыгы атланмай, 0,5 аш кашыгы тоз

Кыздыру өчен үсемлек мае.


Нет комментариев