ӨЙДӘ ЯСАЛГАН ЙОГУРТ РЕЦЕПТЫ
Яңалыклар

ӨЙДӘ ЯСАЛГАН ЙОГУРТ РЕЦЕПТЫ

Тукай районының "Якты юл" газетасы сайтыннан өйдә ясалган йогурт рецептын тәкъдим итәбез.

Йогырт өчен: 2 л сыер сөте, 400 г кибет йогырты (бернәрсә кушылмаганы булса яхшырак).

Сөтне кайнатырга куярга, кайнап чыккач сүндерергә һәм әзрәк суытырга. Җылымса вакытта сөткә кибет йогырты салып болгатырга, шуннан соң оеганчы ук шешәләргә тутырып куярга була яисә кәстрүлдә оетырга.

Йогырт бик тәмле һәм файдалы, ясап карагыз, дуслар!

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев