Языл һәм бүләк от!
1 июньнән 10 июньгә кадәр Әбунәче ункөнлеге игълан ителә. Бу чорда вакытлы матбугатка таш-ламалы бәяләрдән язы¬лырга мөмкин. Әбунәче ункөнлегендә “Авыл утлары” газетасына (16+) язылу бәясе – 782 сум 94 тиен, “Сельские огни”га (16+) язылу 718 сум 8 тиен тәшкил итәчәк.
“Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына язылучылар арасында бүләк уйнату матур гадәткә әйләнде. Әбунәчеләребез арасында да бүләк уйнатуны көтеп торучылар бар. Бу аңлашыла да: газетага язылып бүләк оту бер атуда ике куянны тотуга тиң. 2020нче елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнату* июнь башында узачак. Бүләк уйнатуда 2020нче елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына язылган һәркем катнаша ала. Төп шарт: газетага алты айга язылу. Язылу турында квитанцияләрне “Мөслим-информ” редакциясенә (адресы: 423970, Мөслим авылы, Пушкин урамы, 43нче йорт) яки muslimau@rambler.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә кирәк. Бүләкләр арасында “Шах” төзелеш кибетенә 1-2 мең сумлык сертификатлар, 2 капчык карабодай, тачка һәм башкалар бар.
Моннан тыш “ТАТМЕДИА” АҖ үз газета-журналларына язылучылар арасында мотоблок, телевизор, планшет һәм башка бүләкләр уйната**. “ТАТМЕДИА” бүләген оту өчен “ТАТМЕДИА” матбугатына: “Авыл утлары”на һәм тагын бер журналга язылырга кирәк. Бу очракта квитанцияләрегезне 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 адресы буенча яки podpiska@ tatmedia.ru электрон почтасына юлларга кирәк булачак. Телефон номерыгызны күрсәтергә һәм “Акция” тамгасын куярга онытмагыз. Язылу кампаниясе 25 июньгә кадәр дәвам итә.
*Оештыручы – “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Мөслим-информ” филиалы. Үткәрү вакыты: 1.04.2020-5.06.2020. Тулырак – www.muslumirc.ru сайтында. 16+
**Тулырак мәгълүматны, акциянең узу вакытын, бүләкләр, аларны алу тәртибен tatmеdia.ru сайтында белә аласыз. Акция 2020 елның 12 маеннан 2020 елның 20 сентябренә кадәр үткәрелә. Гаризалар 2020 елның 20 июленә кадәр кабул ителә. Оештыручы – “ТАТМЕДИА” АҖ .
Реклама. 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев