Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңача салым түләү системасына күчү

2021 елның 1 гыйнварыннан алдан билгеләнгән керемгә бердәм салым (ЕНВД) рәвешендәге салым салу системасы кулланылмаячак.

Шуңа бәйле рәвештә эшмәкәрләргә яңача салым түләү системасына күчәргә туры киләчәк. Бу хакта бүген райондагы шәхси эшмәкәрләр катнашында узган киңәшмәдә әйтелде. Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе белгечләре әлеге яңалыкка бәйле үзгәрешләрне бәян итте. Яңа елга кадәр, ягъни агымдагы елның декабрь ахырына кадәр барлык эшмәкәрләргә үзләренә кулай булган салым режимын сайларга туры киләчәк. Белгечләр салым салуның түбәндәге режимнарына күчәргә мөмкин булуын әйтте: салым салуның гомум системасы, гадиләштерелгән система һәм патент системасы.

Әгәр дә эшмәкәр ел ахырына кадәр үзенә кулай салым режимын сайламаса, ул 2021 елның 1 гыйнварыннан салым салуның гадәти системасында калачак. Бу очракта аның салым йөкләнеше дә, отчетлар күләме дә арта дигән сүз. Шуңа күрә шәхси эшмәкәр 31 декабрьдән дә соңга калмыйча, үзенең яшәү урыны буенча салым органына гариза язарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев