Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел чараларын үткәргәндә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү

Яңа ел чараларын планлаштырганда янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы затларны билгеләргә кирәк. Персонал янгын очрагында нәрсә эшләргә икәнен белеп торырга тиеш.

Чара башланганчы бүлмәләрне карап чыгу, дежурлар билгеләү шарт. Бәйрәм үтәсе бүлмә икенче каттан югары булмаска, бүлмәнең кимендә ике эвакуация юлы булырга, ә тәрәзәләрендә рәшәткәләр булмаска тиеш. Ясле яшендәге һәм күрү, ишетү сәләте бозылган балалар өчен чара бары тик беренче катта гына үткәрелә. Чыршыны бүлмәдән чыгу юлын капламаслык итеп урнаштыралар. Гирлянда, иллюминацияләр төзек һәм аларның сертификаты булу шарт. 200 квадрат метрга – 1 утсүндергеч (5 литрлы), этажга кимендә 2 утсүндергеч кую каралган. Янгын очрагына кешеләрне бинадан чыгару планы эшләнгән булырга тиеш. 
Яңа елны бәйрәм итү чараларын үткәргәндә пиротехника, дугалы прожекторлар, ачык ут һәм шәмнәр, янгын сәбәбе булырга мөмкин башка эффектлар куллану тыела. Шулай ук чыршыны уттан саклаучы состав белән эшкәртелмәгән марля һәм мамык белән бизәү, бәйрәмгә кадәр һәм бәйрәм барышында ут, буяу, янгын куркынычы тудыручы башка эшләр башкару ярамый. Чыгу юллары хәрәкәткә комачауламаслык булырга тиеш. Чара барышында утны тулысынча сүндерү, бүлмәгә каралган нормадан тыш тамашачы кертү шулай ук тыела. 
Янгын очрагында кичекмәстән 01 яисә 112 телефоны аша янгын сүндерү бүлегенә хәбәр итәргә, янгын булган урынның төгәл адресын әйтергә кирәк. Балаларны иң кыска һәм иң куркынычсыз юл белән чыгарырга. Бинадан чыкканда бөтен баланың да куркыныч зонадан чыгып бетүенә инанырга, хәрәкәт барышында аларның артка калмавын тәэмин итәргә. Эвакуациядән соң чыгучыларны исемләп тикшерергә, нәтиҗәләр турында учреждение җитәкчесенә хәбәр итәргә кирәк. 
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев