Хыяллары чынга ашты
“Татнефть” җәмгыяте вәкилләре балаларга чын мәгънәсендә бәйрәм ясый
Халыкара балаларны яклау көнен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары ел саен көтеп ала. “Татнефть” җәмгыяте вәкилләре балаларга чын мәгънәсендә бәйрәм ясый.
– Балачак бәйрәме һәр сабый өчен матур һәм күңелле булып истә калсын иде. Иганәчеләребезгә зур рәхмәт! Балаларның яшерен теләкләрен үтәү бик күңелле бит ул. Яңа елда да “Татнефть” җәмгыяте тәм-томнар, уенчыклар, спорт кирәк-яраклары, акыллы сәгатьләр һәм смартфоннар, иҗат өчен җыелмалар бүләк итеп, балаларның хыялларын чынбарлыкка әверелдергән иде. Быел да иганәчеләр зур бүләкләр белән килде. Мастер-класслар, күңелле уеннар һәм бәйгеләр һәр баланың сәламәтлек үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырылды, – диде сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбе директоры Гөлназ Сәйфуллина.
Чараны Әлмәт шәһәренең Иске Әлмәт мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышлары бизәде.
Бу көнне балалар белән берлектә мәктәп территориясенә агачлар да утыртылды. Мәктәптә белем алучы 60тан артык бала өчен әлеге чара бүләкләргә бай бәйрәм булып кала. Балачак хыялларын тормышка ашыруда иганәчеләрнең ярдәме зур булуын да билгеләп үтте мәктәп хезмәткәрләре.
– Балаларның хыяллары чынга ашты. Тәрбяче апалары әйтүенчә, алар бу бәйрәмне язга чыгу белән көтә башлый. Халыкара балаларны яклау көнендә генә түгел, балаларыбыз һәр көнне игътибар, ярату тоеп яшәсен иде! Ятимнәр саны кимесен, әтиле-әниле балалар күбрәк булсын! Һәр бала бәхетле балачакка хокуклы, бәйрәм шул хакта искәртә. Безнең җәмгыять төрле яклап үсеш алу өчен яшь буынга шартлар тудыра һәм ярдәм итә ала икән, бу – уртак сөенечебез. Бүген утырткан агачларның киң ябалдашлары астында мәктәп укытучылары белән очрашканда, әлеге егет-кызлардан сөенечле хәбәрләр генә ишетергә язсын! – диде “Татнефть” АҖ транспорт предприятиесе инженеры Илгиз Габдуллин.
Бүгенге көн балачакның бер шатлыклы мизгеле булып күңелләрдә калсын иде.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев